Ватанны саклаучылар елы кысаларында: «Ландыш " балалар бакчасында патриотик чара

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Мемориаль үзәк хезмәткәрләре «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Хәтер йөрәкләрдә» дигән тематик чара үткәрделәр. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тарихның мөһим битләре турында аңлаешлы формада сөйләү өчен махсус программа әзерләгәннәр:

1)Аларга Бөек Ватан сугышы һәм яшь геройлар турында сөйләделәр.

2)Музей фондларында сакланган саргайган чын фронт хатларын күрсәттеләр.

3)Балалар «Солдат капчыгын җый» һәм «Хатны җиткерү» интерактив уеннарында катнаштылар.

Материалның нәниләргә аңлаешлы булуына аерым игътибар бирелде. Моның өчен күрсәтмә әсбаплар һәм уен форматлары кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International