Туган як тарихы музее үз экспозицияләрен яңа әһәмиятле экспонатлар белән тулыландырды. Безнең музейга хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Валерий Константинович Валеров килде. Музейга ул чуаш халкы мәдәнияте нәшриятларының сирәк китаплар коллекциясен бүләк итте. Шулай ук 1945 елның 13 февралендәге һәм 1945 елның 9 маендагы уникаль газеталарны тапшырды! Һәр экспонат музейда лаеклы урын алачак! Бу сирәк экземплярлар өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!