9 сентябрьдә Чирмешән авылында күршеләр бәйрәме узды. Социаль элемтәләрне ныгытуга һәм гаиләләр өчен кичке ял оештыруга юнәлдерелгән чарага район халкы җыелды.
Бәйрәмне үткәрүдә мемориаль үзәк хезмәткәрләре актив катнашты. Музей экскурсоводы балалар өчен интерактив уен программасы оештырды. Үзәк хезмәткәрләре әзерләгән мәйданчыкта яшь чирмешәнлеләр туп һәм кегльләр белән хәрәкәтле уеннарда катнашты, шулай ук асфальтта рәсемнәр конкурсында иҗади сәләтләрен күрсәтә алды.