Бишенче чакырылыш Чирмешән муниципаль районы Советының беренче утырышында депутатлар район белән җитәкчелек итү турында төп rарар кабул иттеләр. Бертавыштан, 100% тавыш җыеп, район башлыгы итеп Рамил Тәлгать улы Айбатов сайланды.
Өлкән депутат Самат Шәмсетдинов ачкан утырыш мөхтәрәм кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев катнашында узды.
Район башлыгы вазифасына Рамил Айбатов кандидатурасын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Фәрит Солтан улы тәкъдим итте. Үзенең чыгышында ул Айбатовның бу вазифада өч ел нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте, аның җаваплылыгын, энергиялелеген һәм ачыклыгын ассызыклады.
"Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазыйфасын мин беренче чиратта халык алдында зур җаваплылык дип кабул итәм һәм миңа күрсәтелгән ышанычны аклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакмын. Мин Чирмешән районы икътисадын үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бөтен көчемне куячакмын", - дип белдерде Рамил Тәлгать улы ант кабул иткәннән соң.
Утырыш барышында район Советы депутаты Надежда Гомәрова да район башлыгы урынбасары итеп сайланды.