Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты инициативасы белән барлык районнарда республика территориясендә яшәүче чит ил гражданнары белән очрашулар уза.
Чараларның максаты - республика кунакларын яшәү кагыйдәләре, җирле законнар нигезләре һәм мәдәни хезмәттәшлек үзенчәлекләре белән таныштыру.
Кичә «Орион» яшьләр үзәге базасында чираттагы очрашу булды, анда Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, «Татарстан Республикасы чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасының хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Марсель Фәрит улы Дәүләтшин, Татарстан халыклары ассамблеясенең Чирмешән районындагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфия Закирова катнашты.
Чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәге 2019-2025 елларга Россия Федерациясенең Дәүләт миграция сәясәте концепциясе чаралары кысаларында Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Россия җәмгыятендә законнар нигезләре, нормалар һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында, шулай ук аларны бозу нәтиҗәләре турында чит ил гражданнары өчен Россия милләтләре эшләре буенча Федераль агентлыкның адаптация курсы материаллары буенча лекцияләр укуны түләүсез нигездә оештыра. Татарстан Республикасында пилот проектының кураторы булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тора.