Чирмешән аграр техникумында хәтер дәресе узды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

30 сентябрьдә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы ярдәмендә мемориаль үзәк тарафыннан оештырылган «Бердәмлектә-хәтер һәм тормыш» тантаналы — мемориаль чарасы узды. Чарада Фондның социаль координаторы Шакурова Алия Әхмәткәрим кызы катнашты.

Чара программасында:

2022 елның 30 сентябре вакыйгалары турында тарихи экскурсия

Һәлак булган якташлар турында истәлекләр белән мемориаль өлеш

«Ватанны саклаучылар» фонды ярдәмендә оештырылган СВО катнашучысы чыгышы

Сугыш хәрәкәтләре урыннарыннан экспонатлар күрсәтү

"Мондый очрашулар яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия, — дип билгеләп үтте социаль координатор Алия Шакурова. - Студентлар архив кадрларын гына түгел, тере геройларны да күрергә, аларның тарихларын үз авызларыннан ишетергә тиеш. «Ватанны саклаучылар» фонды мондый мөһим инициативаларга ярдәм итүен дәвам итәчәк".

Чара Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International