Көзге кояшлы көндә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына концерт белән булдылар. Аларның ихлас чыгышлары буыннар дәвамчанлыгы һәм якты киләчәккә өмет символы булды. Биредә туган илгә, яшьлеккә һәм, әлбәттә инде, мәхәббәткә багышланган җырлар яңгырады.