9 октябрь көнне «Герой атасы» фотокүргәзмәсе кысаларында мемориаль үзәк хезмәткәрләре кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Экспозициядә уллары Ватанны саклаганда батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән ир-атларның 45 портреты тәкъдим ителде.
Күргәзмәне бизәгән улларының күбесе югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде, кызганычка каршы, къпчелеге - үлгәннән соң.
Мемориаль үзәк кадет интернат-мәктәбе администрациясенә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә һәм мондый чаралар яшь буында югары патриотик кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итәр дип өметләнә.