8 октябрь көнне Чирмешән үзәк китапханәсендә педагогик хезмәт ветераннары белән җылы һәм күңелле очрашу узды.
Бу көн үз гомерләрен белем бирүгә багышлаган кешеләргә истәлекләр, рәхмәт һәм ихтирам белән тулы иде. Ветераннар үзләренең акыллы киңәшләре белән уртаклаштылар, укытучы һөнәренең авырлыклары һәм шатлыклары турында сөйләделәр, шулай ук белем бирүнең якты киләчәгенә өмет белдерделәр. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Григорьева Н. И. кунакларны җыры белән сөендерде.