Туган як тарихы музее хезмәткәрләре «Чирмешән крепосте серләре» музей сәгате узды.
Музей белгечләре Чирмешән аграр техникумының 2 курс студентларын район тарихы белән таныштырдылар, Чирмешән крепосте турында сөйләделәр. Моның көчле фортификацион җир ныгытмасы булуы турында. Чирмешән крепосте бердәм Яңа Кама аръягы оборона линиясенең-җирлекләрне саклау өчен 1730 елларда төзелгән оборона ныгытмалары системасының состав өлеше булып тора һәм 2025 елның гыйнварыннан төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак танылган. Балалар тарихны истә тоту, үткәннәрне искә алу, тарихи урыннарны онытмау мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотик хис формалаштыруга ярдәм итә, Туган төбәкнең мәдәни-тарихи мирасы белән таныштыра.