1 октябрьдән музыкаль үсеш, хореография һәм сынлы сәнгать юнәлешләре буенча иртә эстетик үсеш дәресләре башланды. Укытучылар: Гришанина И.А., Хитарян Е .М., Григорьева Н. И., Солтанова Н. А., Дәүләтшина А. А.
Хореография-спортка бик яхшы альтернатива. Биюләр баланың мускулларын ныгыта, сыгылмалылыкны үстерә һәм дөрес гәүдә формалаштыра.
Рәсем эшчәнлеге белән шөгыльләнү күрү анализаторын үстерүгә ярдәм итә, баланы яңа белемнәрне үзләштерергә, хыялланырга, игътибарлы һәм тырыш булырга дәртләндерә.
Кечкенә яшьтәге музыка - балага иң кулай йогынты ясау чарасы. Ул музыка ишетү, зәвык, ритм хисе тәрбияләү, шулай ук сөйләмне, хәтерне, игътибарны үстерү өчен кирәк.