16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Бу көнгә үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешәннең 1 нче урта мәктәбендә "Икмәк - Россия җире бүләге" дигән танып белү-уен программасы үткәрделәр. Балалар иген бөртекләренең тарихын, игеннең кырдан безнең өстәлгә кадәр нинди юл үтүен, бу игелекле эштә ничә һөнәр иясе катнашуын белделәр. Чарада катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, икмәк турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр. Чара тәмамлангач, балалар төрле сортлы ипи һәм икмәк-күмәч әйберләре белән сыйландылар.