20 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә узган «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этабында районның иҗат коллективлары чыгыш ясады: «Самант» (РДК), «Забавушка» (Түбән Кармалка мәдәният йорты), «Ак калфак» (Түбән Кәминкә мәдәният йорты), «Лемзер» (Иске Котыш мәдәният йорты) вокаль ансамбльләре, халык вокаль ансамбльләре: «Ивушки» , «Мерчень», Лидия Захарова (Иске Элмәле мәдәният йорты) һәм «Счастливое детство» һәм «Планета красок» хореография коллективлары (балалар сәнгать мәктәбе). Гала-концертка сайлап алынган барлык коллективлар үзләренең осталыгын 4 ноябрьдә Казанда күрсәтә алачак.