Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Солтанова Н.А. Татарстан Республикасының фин-угор халыкларының "Без бер агач ботаклары" республика форумында катнашты.
Этнографик материал белән эшләү һәм аны адаптацияләү буенча укыту семинарында булды. Шулай ук форум кысаларында "Заманча технологияләр һәм эш форматларын кулланып, туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының иң яхшы тәҗрибәләре" дигән түгәрәк өстәл оештырдылар.