23 октябрьдә район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Армиягә озату - бер үк вакытта саубуллашу һәм сынаулар, дуслык һәм дәүләт язмышында үз ролен аңлау белән тулы яңа тормыш юлына китү.
Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Даутов Рушан Гамир улы, Иерей Валерий? сержант Лорионов Андрей Николаевичка, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән Валентин Макаровка да сүз бирделәр.
Армиягә чакырылучыларга теләктәшлек белдереп районыбызның Сугышчан туганлык сугышчылары килде.
Чара Эльвина Заббарова, Варвара Миронова, Мария Захарова. Лидия Захарова, Наталья Григорьеваның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.