18 нче октябрь көнне Югары кәмин мәдәният йортында әтиләр көне уңаеннан гармунчылар бәйрәме булды

2025 елның 24 октябре, җомга

18 нче октябрь көнне Югары кәмин мәдәният йортында әтиләр көне уңаеннан гармунчылар бәйрәме булды.

Бәйрәм ике сәгать дәвам итте. Гармунчыларның берсе үзе язган җырны, музыканы башкарды. Чарада 12 гармунчы катнашты. Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Керкәле, Кара Чишмә, Елховыйдан да гармунчылар килде. Концерт беткәннән соң халык таралышырга ашыкмады, яшьлекләрен искә төшереп, подгорныйны биеделәр. Әлеге чара традициягә әверелер һәм ел саен  үтелер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International