Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе этләрне ишегалдында чылбырда тота.
Җаваплы хуҗалар теләсә нинди токымлы этләргә хәрәкәт кирәклеген аңларга тиеш. Атнага бер-ике тапкыр булса да этне ачык урында йөртергә кирәк.
ЭТЛӘРНЕ ЙӨРТҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Тезгенне кешеләрдән ерак булган урыннарда гына җибәрергә мөмкин. Авыл юлларыннан, өйләр арасыннан овчарка борынчык киеп, бәйдә, хуҗасы белән янәшә барырга тиеш. Декоратив, вак токымлы йорт хайваннарын авылда борынчыксыз йөртергә мөмкин. Бәйләвеч булу мәҗбүри.
Нинди генә шартлар үтәлмәсә дә, күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрендә, спорт, балалар мәйданчыклары, хастаханә учреждениеләре тирәләрендә, халык күп йөри торган урамнарда хайваннар белән йөрү тыела.
Юл аша чыкканда хайван контрольдә, тезгендә булырга тиеш.
Аучылык, сугышчан төрләрнең агрессив вәкилләре авыл җирендә борынчыкларда гына йөрергә тиеш.
Хуҗа гомуми файдалану урыннарында хайван артыннан җыештырырга тиеш.
Экипировкасыз ирекле йөрү махсус җиһазландырылган территорияләрдә яки бушлыкларда, шәхси йортлардан еракта рөхсәт ителә.
Исерек хәлдә булган затларга, шулай ук ундүрт яшькә җитмәгән затларга хайваннарны урамда йөртергә ярамый.
Этләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф каралган.
2025 елда районның административ комиссиясе торак пунктлар территориясендә йорт хайваннарын һәм кошларын йөртү кагыйдәләрен бозган 3 гражданны административ җаваплылыкка тартты. Үзләре генә йөрүче этләр кешеләр, йорт кошлары өчен куркыныч тудыра. Андыйлар йортсыз дип санала һәм тотылырга тиеш.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары махсус оешмаларны җәлеп итеп, йортсыз этләрне аулау буенча даими эш алып баралар.