Безнең календарьда истәлекле даталар күп. Вакыт-вакыт берәүләр онытыла, аларга алмашка икенчеләре килә. Бәлки, алар безнең һәрберебезгә шулкадәр якын түгелдер. Ләкин бу датаны онытырга ярамый. Ел саен октябрь ахырында ил сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтә. Бу көн алдыннан туган як тарихы музее белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Биредә яшәүчеләр өчен "Кешеләр, хәтерлисезме!", сәяси репрессияләр барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләргә багышланган чара уздырдылар. Музей белгечләре Россия тарихындагы фаҗигале битләр турында сөйләделәр, репрессияләргә дучар булган атаклы кешеләр турында искә төшерделәр, бергәләп документаль кадрлар карадылар. Үткәндәге сабакларны онытмау һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрнең кабатланмавына омтылу өчен ул вакыйгалар турындагы истәлек мөһим.