Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясенә багышланган «Минем халкым - минем горурлыгым» дигән концерт булды.
4 ноябрь көнне Россиянең барлык почмакларында Халыклар бердәмлеге көне: дуслык һәм теләктәшлек бәйрәме, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме, халыкның берләштерүче көченә ышаныч бәйрәме билгеләп үтелә.
Бу илебезнең күпмилләтле халкы хаклы рәвештә горурлана торган патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм уртак максатлар тирәсендә бердәмлек бәйрәме. Шулай ук 6 ноябрьдә республикада тагын бер зур бәйрәм - Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстанда барлык гражданнар да тигез хокукларга һәм тигез бурычларга ия. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген һәм шәхси иреген саклый.
Чирмешән районы территориясендә дистә еллар дәвамында төрле милләт вәкилләре яши, күршеләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, шуңа күрә концертта төрле телләрдә җырлар яңгырады, аларны районыбызның үзешчән сәнгать артистлары башкарды, һәм, әлбәттә, безнең иң яшь артистларыбыз, балалар сәнгать мәктәбенең "Счатливое детство" (кече төркем) хореография коллективы, якты һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Бу бәйрәм чарасында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!