Казанда, Халыклар дуслыгы йортында узган “Рав елгасында” (“Там, на реке Рав”) мордва милләте фестивалендә безнең якташлар әллә никадәр бүләккә лаек булганнар.
Рав: мордвалар Идел елгасын элеккегечә шулай атыйлар икән. Күп халыкларны берләштегән данлы елга исеме белән аталган фестиваль мокша һәм эрзя халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга йөз тотып үткәрелә. “Татарстан Республикасында мордва милли мәдәни автономиясе” оештырган әлеге чарада безнең районнан уналты якташыбыз катнашты.
-Аларның күпчелеге бүләкләргә ия, - ди автономиянең район бүлеге рәисе Ирина Митяева. - 2 нче Чирмешән мәктәбенең балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылары: Мария Бугачева, Ксения Никонова, Софья Петрякова “Рәсем” номинациясендә җиңүчеләр дип танылдылар. Ярослав Миронов (2нче Чирмешән мәктәбе) һәм Ирина Митяева - “Нәфис сүз” номинациясе җиңүчеләре. Иске Котышның “Лемзер” (“Шомырт”, җитәкчесе Марина Рабина) ансамбле исә Дипломга лаек булды. Мордва автономиясенең райондагы активистлары Татьяна Гришанинаны, Наталья Семкичеваны, Наталья Султанованы халык уеннары, кулинар сәнгать, мунчаладан курчаклар ясау буенча мастер-класслар өчен Дипломнар белән бүләкләделәр.
Фестивальдә катнашучылар “Ана телендә диктант” акциясенә кушылганнар. Эрзя һәм мокша халыкларының хатын-кыз милли киемнәре орнаменты буенча практикумда да катнашканнар.