Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Традицияләр көче» грант проекты кысаларында туган як тарихы музее белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатындабулдылар. Интернат - йортта яшәүчеләр өчен агачтан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста катнашучыларга кирәкле барлык кораллар һәм материаллар: агач эшләнмәләр, буяулар һәм пумалалар бирелде. Интернат-йортта яшәүчеләр зур энтузиазм белән иҗат процессына кушылдылар. Һәр эшләнмә үзенчәлекле килеп чыкты. Мондый чаралар уңай хис-кичерешләр биреп кенә калмый, ә күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә, үз-үзеңне бәяләүне арттыра һәм җәмгыятьтә элемтәләрне ныгыта.