Район башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы мемориаль үзәккә 1233 нче мотоукчылар полкы, 506 нчы гвардия мотоукчылар полкының 3 нче мотоукчылар батальоны шәхси составыннан, шулай ук 810 нчы ОГВБРМ командованиесеннән Рәхмәт хатларын, гуманитар ярдәмдә катнашучы Рамил Тәлгать улына подразделениеләргә гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыруга керткән зур өлеше өчен бирелгән медаль бүләк итте. Әлеге артефактлар музей экспозициясендә лаеклы урын алачак.