Елхово мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт районының Елхово авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Гаилә йөрәге - әни!" исемле концерт күрсәттеләр.

Концертта район мәдәният йорты, районның үзешчән  артистлары, балалар сәнгать мәктәбенең "Планета красок" хореография коллективы чыгыш ясады.

Һәрберебез өчен әни-тормышыбызда иң кадерле кеше. Нәкъ менә ул һәрвакыт янәшәдә, безгә бу матур һәм гаҗәеп дөньяны күрергә ярдәм итә, чын кыйммәтләр турында искә төшерә, уңышларыбызга чын күңелдән шатлана һәм уңышсызлыкларыбызга үзебездән дә ныграк кайгыра. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International