26 ноябрьдә Нурлат шәһәрендә Чирмешән муниципаль районының концерты булды.
Чирмешән районы артистлары тамашачыларга «Рәхмәт, әни, тормыш биргән өчен" исемле театральләштерелгән концертын тәкъдим иттеләр. Тамашачыларга районнар башлыклары да котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Чирмешәнлеләр концертының программасы исә өч блоктан торды: «Кеше ничек барлыкка килгән» театральләштерелгән постановкасы, сугыш чоры турындагы номерлар – ана ныклыгы һәм фидакарьлеге турында, һәм заманча блок – эстрада әсәрләрендә чагылдырылган Ана хисләре турында.
Мәдәният сараеның залы шыгрым тулы иде - тамашачылар һәр номерны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Концерт ике район артистларының очрашуын гәүдәләндерә. Бу безнең халыкларның дуслык, бердәмлек һәм үзара аңлашу символы. Нәкъ менә шундый проектлар кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыта, мәдәни баюга һәм үзара илһамлануга ярдәм итә.