Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары Вилданов Фәйзылхак Габделхак улы һәм Султанова Наталья Александровна Рәссамнар берлегенең Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиллеге тарафыннан оештырылган "Хәтерләгез! Еллар, гасырлар аша..." халыкара пленэр-конкурста катнаштылар һәм катнашучы Дипломына ия булдылар. 2025 ел пленэры - Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланганды.