Музейда Ватан Геройлары көненә багышланган батырлык сәгате узды

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

8 декабрьдә туган як тарихы музеенда Ватан Геройлары көненә багышланган батырлык сәгате узды. Чара барышында музей экскурсоводы Наталья Сергеевна Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучыларына Ватан геройлары көненең әһәмияте, әлеге бәйрәм белән бәйле тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Шулай ук якташыбыз-герой, батырлык ордены кавалеры Кәбиров Мирсәет Мирсәф улының тарихын да искә төшердек. Чарага полиция бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары полиция майоры Хәмитова Гүзәл Хәмитовна чакырылган иде, ул кадетларга М.М. Кәбировның фаҗигале үлеме турында сөйләде. балалар героебызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук очрашу барышында махсус хәрби операция барышында батырлык һәм каһарманлык күрсәткән хәрбиләрне дә искә алдылар. Мондый чаралар балаларда гражданлык, ватанпәрвәрлек хисе һәм үз илебез тарихына һәм аның геройларына хөрмәт уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International