10 декабрь көнне балалар сәнгать мәктәбенең фольклор бүлеге укытучы Григорьева Н. И.җитәкчелегендә «Кузьминки» рус халык бәйрәме үтте. Сәхнәдә рус халык костюмнары кигән яшь артистлар җырлар, биюләр башкарды. Такмаклар, табышмаклар һәм мәкальләр яңгырады.