Чирмешән районының иҗат коллективы Тимәш авыл мәдәният йортында чыгыш ясады

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районы артистларының иҗат коллективы "Ватан турында җырлыйбыз" дигән  патриотик концерт белән Лениногорск районының Тимәш авылы мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Мондый чаралар төрле районнарның мәдәният учреждениеләре арасында дуслык һәм һөнәри элемтәләрне ныгыта. Бу яхшы традиция булыр дип өметләнәсе килә. Бәлки, җавап итеп Лениногорск районының иҗат коллективлары Чирмешән районына гастрольләр белән килерләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International