«Татарстанда кыш» программасы кысаларында 19 декабрьдә үзәк чыршы янындагы Яшьләр мәйданчыгында туган як тарихы музее белгечләре урам чарасы үткәрделәр. Авыл яшьләре өчен «Кыш Бабай эзләре буенча» кышкы уеннар һәм конкурслар программасы әзерләнде. Балалар саф һавада күңелле уеннарда үзләренең җитезлекләрен, төгәллекләрен тикшерә алдылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды. Вакытны кызык һәм файдалы үткәрдек!