Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды.
Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов чыгыш ясады.
Шул ук көнне территорияләрне иң яхшы бәйрәмчә бизәүчеләргә сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәм уеннар, җырлар һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау белән дәвам итте.
Шул ук көнне күптән көтелгән Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе ачылды. Резиденциянең эш графигы: 22 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр. Вакыт: көн саен 15:00 дән 21:00 гә кадәр.
Район халкын һәм кунакларны әкияти атмосферага чумарга чакыралар! Хуш киләсез!