Район мәдәният йортында газ хезмәте хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел чыршысы узды.
Район мәдәният йорты артистлары яшь тамашачыларга «Убырлы карчык белән Кикиморның Яңа ел туе» дигән әкияти уен постановкасы әзерләделәр, балаларның күңелле әйлән– бәйлән уйнавында әкият геройлары, Убырлы карчык, Кикимора һәм килүче ел символы Ат, һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы күңел ачтылар.
Балалар Кыш Бабай һәм Кар кызы өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр. Һәм, әлбәттә, һәр бала татлы бүләк алды.