Район мәдәният йортында студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Яңа ел могҗизасы" дигән күңел ачу чарасы узды. Балаларга күңелле конкурслар, уеннар һәм, әлбәттә, дискотека әзерләнде. Чарада актив катнашкан өчен командаларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!