31 декабрьдә Яшьләр мәйданчыгы бәйрәм урынына әверелде, Чирмешән районында яшәүчеләргә Яңа елны каршылау өчен бай программа тәкъдим иттеләр.
Кичә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатовның котлау сүзе белән башланып китте, ул якташларына иң изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Аннары кунакларга онытылмаслык Бал-маскарад тәкъдим иттеләр. Бәйрәм район үзешчәннәре катнашындагы концерт һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Иң көтеп алынган кунаклар — Кыш бабай һәм Кар кызы пәйда булды, алар балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерде, һәм, әлбәттә, оттырышсыз лотерея уйнаттылар.
Ә инде курантлар сукканнан соң һәм яңа 2026 елны каршы алганнан соң теләүчеләр өчен Яңа ел дискотекасы башланды, ул 01:00 сәгатьтән 03:00 сәгатькә кадәр дәвам итте.