«Музей эше» бөтенроссия акциясе кысаларында туган як тарихы музеенда чара узды. Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар сәнгать һәм музей мәдәнияте дөньясына кагылдылар. Чарада катнашучылар Дәүләт Третьяков галереясе турында фильм карадылар, күргәннәре турында фикер алыштылар. Музей белгечләре шулай ук балалар белән музейларның сәхнә арты эшләре һәм аларның эшчәнлегенең мәдәният өчен әһәмияте турында уртаклаштылар. Чара музей экспозицияләрен карау белән тәмамланды. Мондый чаралар мәдәни-тарихи кыйммәтләр нигезендә гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә, аны «Яшьләр һәм балалар» милли проекты хуплый.