Ел саен 27 гыйнварда бөтен дөньяда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу егерменче гасырның иң танылган фаҗигаләреннән берсе. Холокост үткәндә калды, әмма хәзерге буын үткәндәге фаҗигале вакыйгаларны онытырга тиеш түгел.
Чара барышында музей белгечләре 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларын Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар . Балалар икенче бөтендөнья сугышында немец-фашист җитәкчелеге тарафыннан күпме концлагерь оештырылуы, «Хрустальной ночи», фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкын һәм бөтен кешелекне концлагерьларда күпләп юк итү турында белделәр. Балалар экскурсовод белән бергә Аушвиц-Биркенау дәүләт музее буйлап виртуаль экскурсия ясадылар. Чараны бер минут тынлык белән тәмамладылар – бу миллионлаган гаепсез корбаннарның истәлегенә кайгы һәм Хөрмәт акты. Чирмешән мәктәбе укучылары яңа белемнәр алып кына калмыйча, фаҗиганең тирәнлеген тоя алдылар, дөньяның никадәр зәгыйфь була алуын һәм кешелеклелекне саклауның мөһимлеген аңладылар. Музей, мондый чараларны оештырып, үз өстенә мөһим миссияне ала – тарихи хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру. Бу «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында вакытларның тере бәйләнеше дә инде.