Район мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык 2026» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район этабында гала-концерт булды.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Закирова Әлфия Мусаид кызының «Вокал – соло» номинациясендә, «Конферанс» номинациясендә Рыбакова Агриппина Ивановнаның тәрбияләнүчеләре мактаулы урыннар һәм зона этабына чыгу алдылар.
Билетлар сатудан кергән барлык акчалар СВОда катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Барлык катнашучыларга һәм җитәкчеләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар, зур җиңүләр телибез.