2 февральдә Россиядә Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы барышында иң зур сугышларның берсе һәм Икенче бөтендөнья сугышының борылыш этабы булды. Бу көнгә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән аграр техникумында «Сталинград сугышы эзләре буенча» темасына батырлык сәгате үткәрделәр.