Татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Муса Җәлил - герой шагыйрь» дигән әдәби викторина.
Район мәдәният йортында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына һәм батырлыгына багышланган әдәби викторина узды. Викторинада район үзәге мәктәпләре укучылары катнашты. Һәр команда тирән белемнәрен генә түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәтте.
Чарада катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!