Музей махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен үз ишекләрен ачты. Музей белгечләре кунакларны тирән хөрмәт һәм җылылык белән каршы алдылар һәм "Туган як тарихы эзләре буенча" исемле танып-белү сәгате оештырдылар. Бу экспозицияләргә күзәтү генә түгел, ә безнең ата-бабаларыбызга хас булган рух көче, ныклык һәм каһарманлык турында искә төшерерү дә. Һәр экспонат, борынгы эш коралы, көнкүреш әйберләре яки документлар булсынмы, авыр юлның дәлиле була. Мондый очрашулар рухи яктан баетып кына калмый, үз илең һәм аның тарихы өчен горурлык хисен дә ныгыта. СВОда катнашучыларның гаиләләре чын кызыксыну күрсәттеләр, экскурсоводның сөйләгәннәрен тирән аңлап кабул иттеләр.