"Муса Җәлил - Ватан хакына батырлык" дигән әдәби сәгать

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән аграр техникумында "Муса Җәлил - Ватан хакына батырлык" дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең язмышы, фашист концлагерьендә   үткән коточкыч чоры турында сөйләделәр, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булды. Чара барышында Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәреннән" шигырьләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International