Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш»  IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район этабы узды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш»  IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район этабы узды. Чараны Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Татарстан ветераннары (пенсионерлары) оешмасының 40 еллыгына багышлана. Жюри рәисе - Чирмешән муниципаль районының «мәдәният бүлеге» муниципаль учреждениесе начальнигы Иляева Наталья Васильевна, район ветераннар советы рәисе Батыршина Миләүшә Тәүфиковна хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясадылар.

 Фестивальнең конкурс өлеше музыкаль – театр сәнгате, шигърият, нәфис сүз, мөнәҗәт, инструменталь соло, хореография, ялгыз җырлау, вокаль ансамбль номинацияләре буенча үткәрелде.,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International