Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара узды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Район мәдәният йортында иң матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара узды.

Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И. М. Җамалетдинов чыгыш ясады.

Бәйрәм концертын иң яшь башкаручы Әмир Гыйләҗев ачып җибәрде.

Бәйрәм Казан артистлары чыгышы белән дәвам итте. ТМТV музыкаль-телевизион премиясе лауреаты, «радио Болгар» милли музыкаль премиясе иясе Игорь Дмитриев. Халыкара конкурслар лауреаты Диана Дәүләтшина һәм ТР атказанган артисты Булат Шәрипов. Концерт җылы һәм күңелле атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International