18-19 март көннәрендә Чирмешән муниципаль районында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

18-19 март көннәрендә Чирмешән муниципаль районында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

Ике көн дәвамында Чирмешән Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан килгән артистларны кабул итте, алар «Хореография», «Вокал» ( соло, ансамбльләр) һәм «Конферанс» номинацияләрендә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.

«Вокал-соло» номинациясендә 2 нче кече төркем 3 нче урын - Хуҗеева Варвара Чирмешән районы;

 «Вокал-соло» номинациясе урта төркем 2 урын - Гыйләҗев Әмир Чирмешән районы;

 "Вокал-соло" номинациясе өлкән төркем 2 урын - Иванова Анна Чирмешән районы;

«Конферанс» номинациясе урта төркем махсус.приз-Сидорова Виктория Чирмешән районы (ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Закирова Әлфия Мусаид кызы укучылары).

"Конферанс" номинациясе кече төркем

2 урын - Кондрашкин Тимофей Чирмешән районы;

2 урын - Иванова Ева Чирмешән районы;

3 урын - Мисбахова Әмилә Чирмешән районы («Район мәдәният йорты» МБУ сәнгать җитәкчесе Рыбакова Агриппина Ивановна укучылары).

Барлык җитәкчеләргә һәм катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International