Яшьләр мәйданчыгында "Нәүрүз-түрдән уз!" исемле бәйрәм чарасы узды

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районында Яшьләр мәйданчыгында "Нәүрүз-түрдән уз!" исеме астында яз бәйрәме үткәрделәр.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабайны озату һәм Нәүрүзбикәне каршы алу белән театральләштерелгән тамаша оештырдылар.

Биюләр, уеннар һәм җырлар мәйданчыкны бәйрәм рухы белән бизәде. Һәм әлбәттә, барысын да тәмле, бәйрәм боткасы белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International