Ивашкино мәдәният йортында Татарстанда «ЭКОяз-2026» санитар-экологик икеайлыгы кысаларында «Кошларга ярдәм ит» экологик акциясе узды. Балалар бергәләп кош оялары ясап, клуб территориясендә элеп куйдылар. Сыерчык оясы гаҗәеп матур: нык, җылы, уңайлы булып чыкты. Уртак хезмәт-сыерчык оясы кую гына түгел, ул табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм кече туганнарыбыз турында кайгыртуга мөһим өлеш кертә.