Чирмешән муниципаль районының Иске Элмәле авылы Татарстанда «ЭКОяз-2026» санитар-экологик икеайлыгы кысаларында актив катнаша

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Иске Элмәле авылында «Канатлы дусларга йорт» дигән мастер-класс үткәрделәр. Сыерчык оясы ясау-табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән экологик инициатива. Сергей Захаровның күп балалы гаиләсе кошлар өчен оя ясаганнар. Яратып әзерләнгән сыерчык оясы, һичшиксез, кошлар өчен уңайлы йорт булачак.

"Кошлар өчен кафе" мастер-классы .Кошлар өчен җимлек булдыру кошларга экологик тәрбия һәм практик ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертте. Акция коллективны туплауга, иҗади һәм хезмәт күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Василий Захаров Иске Элмәле мәдәният йортында җимлекләр ясады. Әзер эшләрне мәдәният йорты территориясендә урнаштырдык.

«Без чисталык өчен» өмәсе. Иске Элмәле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл чикләрендә һәм автомобиль юлы буенда өмә үткәрделәр. Өч сәгать эшләү дәверендә авыл территориясе пластик шешәләрдән, кәгазьдән һәм башка көнкүреш чүп-чарларыннан арындырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International