1 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. «Кошларга булыш» ЭКОяз 2026 республика конкурсының беренче атнасы кысаларында Иске Кади мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» клуб формированиесендә катнашучылар белән сыерчык оялары ясадылар һәм урнаштырдылар.