Яз-табигатьнең уяну чоры гына түгел, ә чисталык һәм тәртип мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә торган вакыт та. Республикада 1 апрельдән территорияләрне җыештыру буенча ике айлык старт алды.
Әлеге проект кысаларында Утыз Имән халкы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен чүп-чардан чистарттылар. Шулай ук, балалар белән бергәләп, кошларга оя кору чорында булышу өчен җимлекләр дә ясалды. Балалар кошларны күзәттеләр, аларны саклау, кайгырту һәм ярдәм күрсәтү кирәклеген аңладылар.