1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр кешенең җир тирәли орбиталь очышы була. Әлеге вакыйга СССР гражданины Юрий Алексеевич Гагарин тарафыннан «Восток-1» космик корабында башкарылf. Очыш дәвамлылыгы 108 минут тәшкил итте. Бу казаныш пилотлы космонавтика үсешенә һәм космик киңлекне тикшерү буенча алдагы программаларга башлангыч бирде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләрнең космоска, аны үзләштерү тарихына, Галәмнең Бөек ачышларына һәм табышмакларына белемнәрен киңәйтү, фәнгә кызыксыну һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан Чирмешәннең 1 нче урта мәктәбендә "Йолдыз юлы - космос серләре" дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрделәр.