Кара Чишмәдә "ЭкоЯз2026" уза. "ЭкоЯз 2026" республика конкурсының икенче атнасы кысаларында Кара Чишмә авыл китапханәчесе һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан авыл җирендә йортсыз мәчеләрне ачыклау буенча эшләр башкарылды, аларны карау һәм ашату оештырылды. Китапханәче укучыларына урамда калган хайваннарга битараф калырга ярамавын искәртте.